Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия синоптиклары җәйнең икенче яртысында нинди һава торышы фаразлый?

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары җәйнең икенче яртысына уртача җылы һава торышы фаразлый. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу айда Үзәк Россиядә кабат көчле яңгырлар һәм давыл көтелә. Себернең көньягында һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә коры һәм эссе һава торышы белән бәйле рәвештә, янгыннар чыгарга мөмкин,...

Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптиклары җәйнең икенче яртысына уртача җылы һава торышы фаразлый. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бу айда Үзәк Россиядә кабат көчле яңгырлар һәм давыл көтелә. Себернең көньягында һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә коры һәм эссе һава торышы белән бәйле рәвештә, янгыннар чыгарга мөмкин, дип яза «Известия».

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе директоры Роман Вильфанд Россиядә якын арада өермәле давыл булу ихтималын әйтә, шулай ук июльдә боз, көчле яңгыр, көчле җил, яшен дә көтелә.

Мәскәү дәүләт университеты география факультетының метеорология һәм климатологиия кафедрасы фәнни әйдәп баручы хезмәткәре Михаил Локощенко эссе җәйнең булмаячагын белдерә, ул россиялеләргә җылы киемнәрен һәм җылыткычларын ерак яшермәскә киңәш итә.

Белгечләр фикеренчә, Россиядәге салкын җәй Үзәк Европадагы дәвамлы тотрыклы антициклон белән бәйле.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев