Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россия җыелмасы WorldSkills чемпионатында 22 медаль белән икенче урынны яулады

Эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатының нәтиҗәләре билгеле: беренче урында - Кытай, өченче урында - Көньяк Корея.

 

Россия җыелмасы Казанда узган WorldSkills дөнья чемпионатында гомуми зачетта 22 медаль белән икенче урынга чыккан.

Россия вәкилләре барлыгы 14 алтын, 4 көмеш, 4 бронза медаль һәм профессионализм өчен 25 медальон яулаган. Россиянең медальләр тупланмасында татарстанлыларның өлеше дә бар.

Айдар Минеев "Прототиплар җитештерү" компетенциясендә алтын медаль алды. Казан илкүләм тикшеренү техник университеты студентлары Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов "Мобиль робототехника" компетенциясендә бронза медальгә лаек. "Мәгълүмати кабель челтәрләре" компетенциясендә Ислам Нигъмәтуллинга көмеш медаль тапшырылды.

Гомуми зачетта беренче урынны Кытай җыелмасы яулады, өченче урынга Көньяк Корея вәкилләре чыкты.

Россия командасын бу уңышы белән Россия Президенты Владимир Путин котлаган. "Бу бик әйбәт нәтиҗә, мондый дәрәҗәдәге алдагы ярышлар белән чагыштырганда, барлык компетенцияләр буенча диярлек алга китеш сизелә. Без сезнең белән горурланабыз", - дигән Илбашы.

Фото: Рамис Латыпов

tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев