Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә декреттагы әтиләрнең хокукларын аналарныкы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр

Россиядә өч яшькә кадәрле баланы тәрбияләү буенча декрет ялында булган әтиләрнең хокукларын аналарныкы белән тигезләргә тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, аларга һөнәри белем алу яки квалификация арттыру курсларын узу мөмкинлеге булырга тиеш. Бу хакта Россия Дәүләт Думасына сылтама белән «Известия» яза.

 

«Россия халкын эш белән тәэмин итү» законы буенча декреттагы хатын-кызлар мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать итеп, дәүләт хисабына яңа һөнәр үзләштерә яки квалификация арттыру курслары уза ала. Шулай итеп, хатын-кызларның алга таба эшкә урнашу мөмкинлеге күбрәк була.

Әмма, декрет ялында булган әтиләр өчен мондый мөмкинлек каралмаган. Шуңа күрә Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Светлана Бессарабская законга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Закон проекты Россиянең Хезмәт министрлыгына җибәрелгән.

Басма китергән мәгълүматларга караганда, яңа закон кабул ителгән очракта бу яңалык декреттагы 1,47 млн ата-ананың 2 процентына кагылачак. Хәзерге вакытта Россиядә декреттагы әтиләр санын исәпләү алып барылмый.  

 

https://tatar-inform.tatar/news/society/07-10-2020/rossiyad-dekrettagy-til-rne-hokuklaryn-analarnyky-bel-n-tigezl-rg-t-k-dim-ittel-r-5777002

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев