Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә элемтәгә бәяләр тагын 5-7 процентка артачак

Россиядә мобиль элемтә бәясенең артуы көтелә. Ел ахырына кадәр икътисади имин төбәкләрдә тарифларга бәяләр 5-7 процентка артачак. Бу хакта сораштыруда катнашкан экспертларга сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

 

«2014 елдан бирле операторлар элемтәсе хезмәтләренә бәяләр уртача 15 процентка арткан. 2020 ел искәрмә булмаячак», — диде Mobile Research Group аналитигы Эльдар Мортазин.

Ул ел ахырына кадәр мобиль элемтәгә бәяләр тагын 7 процентка күтәреләчәк, дип сөйләде. Әмма операторлар түләү күләмен барлык төбәкләрдә дә арттырмый. Икенче аналитик шулай ук бәя күтәрелүне фаразлый, ләкин 7 процентка түгел, ә 5 процентка.

«Калган дүрт айда мобиль элемтә хезмәтләре тагын якынча 5 процентка кыйммәтләнә. Аның сүзләренчә, 2020 елда бәяләр үсеше 12-15 процент тәшкил итәчәк», — дип шәрехләде Telecom Daily генераль директоры Денис Кусков.

 

https://tatar-inform.tatar

Фото:  /pixabay.com

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев