Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә ихтыяҗ иң зур булган һөнәрләр исемлеге билгеле

Нәтиҗәләр һөнәри-квалификация өлкәсен күзәтү аналитик системасы мәгълүматлары нигезендә ясалган.

Бухгалтерлык исәбе һәм белем бирү өлкәсендәге һөнәрләр 2018 елда ихтыяҗ иң зур булган профессияләр дип табылган. Бу хакта RT телеканалы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

Нәтиҗәләр һөнәри-квалификация өлкәсен мониторинглау аналитик системасы мәгълүматлары нигезендә ясалган. Аннан күренгәнчә, 2018 елда хисапчыларга (130 802 вакансия) ихтыяҗ аеруча зур булган. 2017 ел (100 680) белән чагыштырганда, аларга сорау шактый арткан.

2018 елда һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү педагоглары өчен – 100 834 (2017 елда – 114 032), мәктәпкәчә белем бирү педагоглары өчен 96 171 игълан (2017 елда - 135 822) урнаштырылган.

Аналитиклар фикеренчә, мобиль кушымталар бик тиз үсеш алу сәбәпле, киләчәктә iOS һәм Android кушымталары эшләүчеләргә дә ихтыяҗ артачак.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179288/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев