Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә «Куркынычсыз юллар» олимпиадасы башланды

Россиядә мәктәп укучылары өчен "Юл иминлеге" дигән онлайн-олимпиада старт алды.

Шул уңайдан Татарстан мәктәпләрендә укучылар өчен ачык дәресләр оештырылды, аларда 209 меңнән артык  башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Казан шәһәре Совет районының 159 нчы лицееның 3 «Г» сыйныф укучылары өчен онлайн-олимпиада фрагментын Яшь инспекторлар үткәрде.  Алар юллардагы проблемалы ситуацияләрне модельләштерделәр һәм төркемнәрдә эшләп, мәктәптән Куркынычсыз юл проектладылар.
Ачык дәрестә катнашкан ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары полиция полковнигы Дамир Бикмөхәммәтов сөйләвенчә, максат – балаларны юлда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү.

«Быел республика юлларында 398 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда сигез бала һәлак булган һәм 418 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Без олимпиада балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалауда ярдәм итәр дип өметләнәбез», – ди ул.

Аның сүзләренә караганда, узган ел белән чагыштырганда, һәлак булган һәм зыян күргән балалар белән юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. "Балаларны әзерләү дәрәҗәсе елдан-ел арта бара. Безнең эш үз нәтиҗәсен бирә", - диде Бикмөхәммәтов.
Олимпиадада кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен, транспортта һәм урамда йөрү кагыйдәләрен белүгә интерактив биремнәр кулланылачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X