Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә плацкарт вагоннарга кайтарылмый торган билетлар сатып алырга мөмкин булачак

Хәзерге вакытта плацкарт вагоннарга кайтарып булмый торган билетлар сатылмый.

Россиядә плацкарт вагоннарга кайтарылмый торган билетлар сатуны рөхсәт итәргә тәкъдим иттеләр. Әлеге тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Наталья Кувшинова Гомумроссия пассажирлар берләшмәсе вәкилләре белән бергә әзерләде. Бу хакта «Известия»газетасы яза.

2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясендә ерак араларга йөри торган тимер юл поездларына кире кайтарып булмый торган билетлар сатарга мөмкин. Юл йөрү документларын бары тик үзең яисә туганың кинәт авырып китсә, туганы үлсә яисә поезд тоткарланса, кире кайтарырга була.

Хәзерге вакытта плацкарт һәм гомуми вагоннарга кайтарып булмый торган билетлар сатылмый, чөнки аларның бәясе бюджеттан субсидияләнә һәм дәүләт тарафыннан җайга салына. Транспорт Министрлыгында мөрәҗәгатьне билгеләнгән тәртиптә карарга вәгъдә иттеләр.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179269/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X