Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә самолетка смартфон буенча кертә башлаячаклар

Электрон талон кәгазь билетка тиңләштереләчәк.

 

Киләсе елда Россия аэропортларында кәгазь талоннарны смартфоннар алыштырырга мөмкин. РФ Транспорт министрлыгының шул хактагы боерыгын Эчке эшләр министрлыгы килештергән. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Нәтиҗәдә, электрон талон кәгазь билетка тиңләштереләчәк. Пассажирларның кәгазь билетларында тикшерү узулары турында штамп куелганмы-юкмы икәнлегенә игътибар итәчәкләр.

Россия аэропортларында әлеге башлангычны хуплаганнар. Аларның кайберләре электрон талоннарны эшкәртү өчен турникетлар урнаштырган.

Бу яңалык пассажирларны очкычка утырту вакытын һәм авиакомпанияләрнең чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирер дип көтелә.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/02/176107/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев