Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә тәмәке һәм алкоголь куллануны киметү буенча өстәмә чаралар күрелергә мөмкин

Татьяна Голикова шул чараларның берсе – исерткеч эчемлекләрне 20 яше тулганнарга гына сатып алырга рөхсәт итү, дип белдерде.

Россиядә тәмәке һәм алкоголь продукциясе куллануны киметү буенча өстәмә чаралар күрелергә мөмкин. Шуларның берсе – исерткеч эчемлекләрне 20 яше тулганнарга гына сатып алырга рөхсәт итү. РФ Хөкүмәтенең социаль мәсьәләләр буенча вице-премьеры Татьяна Голикова «РИА Новости»агентлыгына биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

Ул искәртеп узганча, «Демография» илкүләм проекты кысаларында сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле махсус федераль проект бар. Ул алкоголь һәм тәмәкене чикләү һәм алардан баш тартуны гына түгел, ә сәламәт туклану, физик культура һәм спорт белән бәйле чараларны да үз эченә ала.

«Тәмәке һәм алкогольгә килгәндә, без аларга карата ниндидер өстәмә чаралар кабул итәрбез дип уйлыйм, чөнки ирешелгән нәтиҗәләргә дә карамастан, безне саннар әлегә канәгатьләндерми, - дип белдерде Голикова. - Беркем дә барысын да тыярга кирәк дип әйтми. Әмма, шуңа да карамастан, алкоголь белән көрәшү буенча халыкара тәҗрибә тупланган. Күп кенә дәүләтләр, шул исәптән БДБ илләре дә, әйтик, исерткеч эчемлекләрне 18 яшьтән түгел, ә 20 яки 21 яше тулган кешеләргә сату турында карар кабул итә». 

 

Фото: pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев