Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә укучылар өчен чыгарылыш имтиханнарын тапшыру кагыйдәләре үзгәртелде

Бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә планлаштыручылар бирәчәк.

 2021 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын кыскартылган схема буенча тапшырачак. Бу карар ковид пандемиясе куркынычын минимальләштерү өчен кабул ителгән.

«Аерым алганда, быел 9 сыйныф укучылары үзләре сайлаган фәннәр буенча имтихан тапшырмаячак», диелгән Россия Министрлар Кабинеты сайтындагы хәбәрдә.

Шулай итеп, аларга аттестат алу өчен ике мәҗбүрү фәннән, ягъни рус теленнән һәм математикадан имтихан тапшырырга кирәк булачак.

Югары уку йортларына керергә җыенмаган укучылар БДИ урынына рус теленнән һәм математикадан Дәүләт чыгарылыш имтиханнарын тапшырачак.

Мәҗбүри булмаган фәннәрдән имтиханнарны югары уку йортларына керергә планлаштырган укучылар гына тапшырачак. Аларга аттестат алу өчен рус теленнән бердәм дәүләт имтиханын бирү дә җитәчәк.

Инвалид балалар дәүләт чыгарылыш имтиханы яки рус теленнән дәүләт имтиханы бирергә тиеш була. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X