Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә укытучылар, табиблар өчен коммуналь ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим ителә

РФ Икътисади үсеш министрлыгында федераль закондагы авыл укытучыларының коммуналь чыгымнарын компенсацияләү хокукына кагылышлы нигезләмәгә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр.

Шулай ук медицина хезмәткәрләренә карата да әлеге социаль яклау чарасын гамәлдән чыгару мәсьәләсе күтәрелә.

Бу хакта «Парламентская газета» яза.

Ведомствода РФ «Мәгариф турында»гы законнан торак биналар, җылылык һәм биналарны яктырту кебек коммуналь түләүләргә каралган ташламаларны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итәләр. Авыл укытучыларына федераль ташламаларны гамәлдән чыгару тәкъдиме «педагогларның хезмәт хакын арттыру буенча элегрәк кабул ителгән карарлар белән» бәйле.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты әгъзасы Аркадий Пономарев фикеренчә, әлеге категориягә кергән гражданнарның ташламаларын гамәлдән чыгару «2030 елга кадәр Россия Федерациясе авыл территорияләрен тотрыклы үстерү стратегиясе»нә каршы килә.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев