Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиядә йорт хайваннарын исәпкә алу нормаларын тәртипкә салуны тизләтәчәкләр

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан ветеринария иминлеге турындагы закон проектын һәм йорт хайваннарын идентификацияләү кагыйдәләрен эшләүне тизләтүне сораячак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

 

Сүз йорт хайваннарын, песиләрне һәм этләрне дә кертеп, мәҗбүри исәпкә алуны регламентлаштыра торган нормалар турында бара. «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары бүген парламент сәгате кысаларында илнең авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушевка тиешле үтенеч белән мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Плотников кирәкле документларның берничә ел элек әзер булырга тиешлеген билгеләп үтте.

«Һәр хайванның биографиясен күрү өчен, исәпкә алуны тәртипкә салырга кирәк. Бу нәсел эшенә дә, прививкалар белән бәйле эшләргә дә кагыла. Боларның барысы да законда язылырга һәм эшләргә тиеш», - диде парламентарий.

Авыл хуҗалыгы министрлыгында исә закон проекты эшләнгән, октябрь аенда Россия Хөкүмәтенә карауга тапшырылачак, диделәр.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/25/194227/

ФОТО:https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев