Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Россиялеләргә социаль челтәрләрдә ялга китүләре турында сөйләмәскә киңәш ителә

Түбән һәм иң югары катлардагы фатир хуҗаларына күп катлы йортларның тәрәзәләрен рәшәткәләр белән җиһазландырырга тәкъдим ителә.

Росгвардия белгечләре россиялеләргә мөмкин булган җинаятьләрне кисәтү өчен булачак яллар турындагы мәгълүматны таратмаска киңәш итә. Бу турыда “Интерфакс” яза.

"Планлаштырылган сәфәрләр турында танышларга, шулай ук социаль челтәрләрдә сөйләргә кирәкми. Бу мәгълүматтан чит кешеләр файдалана ала", - диде Россия Милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак баш идарәсе башлыгы полиция генерал-лейтенанты Александр Грищенко.

Шулай ук ул түбән һәм иң югары катлардагы фатир хуҗаларына күп катлы йортларның тәрәзәләрен рәшәткәләр яки рольставнялар белән җиһазландырырга тәкъдим итә.

"Пыялаларның ватылуын яки тәрәзә рамнарын сыгуны хәбәр итә торган корылма урнаштырырга да мөмкин", - дип өстәде башлык.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/29/187167/

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев