Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыкты

Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде. "Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә...

Татарстан Республикасы ЗАГСта язылышкан парларның мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә өзү процессын катлауландыру инициативасы белән чыгарга ниятли. Бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә республиканың иң мактаулы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасында чыгыш ясаганда, аерылышулар саны күп булуы уңаеннан борчылуын җиткерде.
"Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була - аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Якын арада Татарстан депутатларының Дәүләт Думасына шушы мәсьәлә буенча тәкъдимнәр кертүе көтелә.
Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЗАГС рустам миннеханов