Реклама
Татарстан Президентына бүген 64 яшь тула.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең туган көнендә эш урынында булачак. Аңа бүген 64 яшь тула. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 1990 елда хакимият органнарында эшли башлады, Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп билгеләнде. 1996-1998 елларда — ТР Финанс министры, 1998 елдан 2010 елга кадәр-республика Премьер-министры вазифасында. 2010 елның 25 мартыннан Татарстан Республикасын җитәкли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз