Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабантуй мәйданында бәйрәмне үткәрү турында сөйләштеләр

Лениногорскида Сабантуй 12 июньдә уза.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов  Лениногорскида узачак татар халык бәйрәме Сабантуйга әзерлек һәм аны  үткәрү мәсьәләләре буенча күчмә оештыру киңәшмәсе үткәрде.

Киңәшмәдә предприятие һәм оешма җитәкчеләре, хокук саклау органнары, башкарма комитет һәм Советның җаваплы хезмәткәрләре, мәдәният идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчеләре һәм белгечләре, оештыру комитеты әгъзалары катнашты.

Киңәшмә башында Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов Россия эшмәкәре көне уңаеннан район тормышында актив катнашучы эшмәкәрләрне бүләкләде.

Киңәшмәдә төзекләндерү, куркынычсызлык мәсьәләләре, кунакларны урнаштыру, сувенир продукция әзерләү, күргәзмә, сәүдә мәйданчыклары һәм туклану нокталары эше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Җыелучылар эш күләмен карадылар.

Аннары  Рәгать Хөсәенов милли бәйрәмгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча элегрәк расланган чараларның үтәлешен анализлады. Ул якын арада  мәйдандагы күп санлы объектларны монтажлауга керешергә кушты.

Район һәм шәһәр күләмендәге Сабантуй бәйрәме - 12 июньдә, авыл җирлекләрендә 11 июньдә узачак.

Оештыручылар матур һәм бай эчтәлекле мәдәни һәм спорт программасы әзерлиләр.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/2090499.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев