Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сабыеның күз алдында әнисен чәнчеп үтергән...

Фаҗига кичә көпә-көндез балалар мәйданчыгында булган.

Мәскәү яны Раменское шәһәрендә яшь әни баласы белән балалар мәйданчыгында уйнаган. Алар янына ак машина килеп туктаган. Аннан чыккан ир хатын белән талаша башлаган, соңыннан берничә тапкыр суккан һәм китеп барган. Хатын егылып калган. Моны читтән күрүрүчеләр сөйләгән. Бичара хатын-кыз янына барсалар, ул кан эчендә яткан була. Кансыз ир аңа пычак белән 20дән артык яра салган.

Хатынның гомерен саклап кала алмыйлар. Шок хәлендәге баланы дәваханәгә алып киткәннәр.

Тикшерүчеләр үтерүчене үлгән хатынның ире дип исәпли. Аны эзлиләр, дип яза Кызыл таң.

Еш кына ирләре тарафыннан җәберләнгән хатын-кызлар турында ишетергә туры килә. Бу проблеманы яшереп калдырырга ярамый. Хатын-кызлар түзеп яшәмәсен, ә җәберләү хакында белүчеләр тиешле органнарга хәбәр итсен иде. Яшь бала күз алдында әни кешенең үтерелүе зур фаҗига бит...

 

 

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев