Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия тапшыру тантанасында Лениногорск студентын да бүләкләделәр

Әлмәт шәһәрендә татар дәүләт драма театры бинасында шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алдылар, шул көнне аның исемендәге XVI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды.



«Татнефть» тормышка ашырган бу премия язучыларны дәртләндереп, сәләтләрен арттырып тора.

«Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсе тантанада өч лауреатны һәм өч кызыксындыру премиясе иясен билгеләде, шулай ук иҗат белән шөгыльләнгән ун студентка стипендияләр тапшырылды. Әлеге студентлар арасында Лениногорск музыка-рәсем сәнгате педагогика колледжының өченче курс студенты Екатерина Петрова бар.
Екатерина ике ел уку дәверендә Бөтенроссия, республика, муниципаль конкурсларның призеры булды. Әдәби эшчәнлек белән актив шөгыльләнә, шигырьләр яза, сәнгатьле сөйләү конкурсларында катнаша, диләр аның турында пед колледжда.

Лауреатларга һәм стипендиатларга мактау грамоталары, акчалата бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре бирелде.

фотолар: https://vk.com/lmhpk

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев