Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сак булыгыз, күз буучы йөри

Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә. Кассирдан товар өчен биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчасы бармы икәнен кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товар өчен чегын чыгарып бирә. Һәм, гадәт буенча, кайтарып бирергә...

Чистайда бер кибеткә чегән хатыны керә дә киштәдән кофе белән чәй алып, касса янына килә.

Кассирдан товар өчен биш мең сумлыктан кайтарып бирергә акчасы бармы икәнен кызыксынган була. Ә бу вакытта кассир аңа уңай җавап кайтара һәм бер үк вакытта товар өчен чегын чыгарып бирә. Һәм, гадәт буенча, кайтарып бирергә тиешле сумманы чутлап бирә.

Чегән хатыны кибеттән йөгереп чыгып китә. Әле шуннан соң да кассадагы хатын чираттагы кешеләргә хезмәт күрсәтүен дәвам итә. Соңыннан гына чегән хатынының биш меңлек акча бирмәгәнен аңлап ала, дип яза "Әлмәт таңнары" басмасы.

Хәзерге вакытта полицейскийлар кара куртка һәм кара итәк кигән 35 яшьләр чамасындагы, нык бизәнгән чегән хатынын эзлиләр. Һәм кешеләрне акча белән эш иткәндә аеруча сак булырга чакыралар, дип кисәтә "Әлмәт таңнары" газетасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: обман

2
X