Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Самолетта балаларны ата-аналарыннан аерып утыртмаска тәкъдим иттеләр

Самолетта гаилә әгъзаларын бергә утыртырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Транспорт министры Евгений Дитрихка шундый тәкъдим әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта пассажирларга самолеттагы урыннарны авиакомпанияләр үз теләге буенча тәкъдим итә. Еш кына бер гаилә әгъзалары самолетның төрле өлешендә утырырга мәҗбүр була. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, болай утыру күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин», — дип аңлаткан Власов.

Мәсәлән, әгәр гаилә әгъзалары салонда бер-берсеннән ерак утырса, бала әти-әнисен эзләп табарга тырышачак, әти-әнисе исә баласын эзлиячәк, ди депутат.

«Болай эшләү гадәттән тыш хәл вакытында паника тудырырга, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәскә мөмкин», дип исәпли Власов.

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/13/186144/

фото:pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев