Сарабиккол театр коллективы Иске Иштирәк авылында булды
Халык театры исеменә лаек алар.
Сарабиккол мәдәният йорты каршында бик озак еллар эшләп килүче «Алтын битлек» халык театры быел яз аенда яңа спектакльне сәхнәгә чыгардылар.
«Кызлар кия кызыл ыштан…» дип аталган сәхнә әсәренең авторы – Гөлназ Файзуллова, режиссеры – Раушания Мортазина.
Сарабиккол тамашачысы әлеге спектакльне бик яратып кабул итте.
Аннары артистлар әлеге спектакль белән Чирмешән районында булдылар. Шулай ук районыбызның кайбер авылларына да барып куйдылар.
Шушы көннәрдә Сарабиккол артистлары Иске Иштирәк мәдәният йортында спектакльне тәкъдим итте. “Бик кызыклы комедия. Артистлар килештереп уйнады. Сарабиккол артистларына һәм карарга килгән тамашачыга зур рәхмәт”, - дип хәбәр итә Иске Иштирәк мәдәният йорты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев