Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколда яшәүче Галия апа Әхмәтова турында

Сарабикколга Галия апа Әхмәтова янына баргач, 65 яше алдыннан нинди хисләр кичерүе турында сорашам. - Әй иркәм, соңгы арада аяклар бераз подводить итә бит әле. Шпилькалы туфлиләремне киеп булырмы инде дип борчыла да башладым, - ди. Үземнең чүәк сыман аяк киеме кигәнемә хәтта бераз уңайсызланып киттем. Кияр әле, Ходай язса,...

Сарабикколга Галия апа Әхмәтова янына баргач, 65 яше алдыннан нинди хисләр кичерүе турында сорашам.


- Әй иркәм, соңгы арада аяклар бераз подводить итә бит әле. Шпилькалы туфлиләремне киеп булырмы инде дип борчыла да башладым, - ди. Үземнең чүәк сыман аяк киеме кигәнемә хәтта бераз уңайсызланып киттем.
Кияр әле, Ходай язса, күңеле белән, йөрәге белән мәңге яшь Галия апа бит ул. Җыр-моңга гашыйк булучылар, шигъриятне үз итүчеләр шундый буладыр инде. Мәдәният йортында эшләп килүче «Тынгысызлар» клубына йөреп, талантын, осталыгын чарлап кына тора.
- Кечкенә чагымнан ук җырлаганмын инде, буем бәләкәй булганга, күренмисең дип, урындыкка бастырып җырлатканнар. Моң әнидән килгән, ул гел җырлый иде, - ди үткәннәрне искә төшереп.
Ул Сарабиккол авылында туып, шунда хезмәт иткән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң балалар бакчасына эшкә керә һәм гомеренең 37 елын нәниләрне тәрбияләүгә багышлый. Тәрбияче генә түгел, шәфкать туташы да, нянька да булырга туры килә. Хәзер ул тәрбияләгән балалар үзләре әти-әни. Еллар үткәч тә, онытмыйлар, аңа рәхмәт әйтәләр.
- Балалардан зарланмадым, температурасы югары күтәрелмәсә, килеп алыгыз дип ата-ананы җәфаламадым, - ди. - Бер елны авылда Башкортстан якларыннан килгән колхоз рәисе бар иде. Аларның игезәкләре дә бакчага йөрде. Менә шуларга бер сүз әйтергә юк, әтигә әйтәм, дияләр дә, идарәгә китеп баралар иде. Аларны аннан еш алып кайткан чаклар булды инде, -ди Галия апа.
Лаеклы ялга чыккач та тик кенә утырмый, социаль хезмәткәр булып, авылда ялгыз калган әбиләрне карый башлый. Бер хезмәткәргә 8-9 кеше туры килә, ләкин ул авырсынмаган, бер рәхмәт сүзе дә эшенә көч-дәрт кенә өстәгән. Әле соңгы елларда гына күршесендә ялгыз яшәүче Гөлсем әби авырып, урын өстенә калгач, үзенең өенә алып чыгып, тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Галия апа мәрхәмәтле булган шул, югыйсә «әле дә бергә чәй эчүләребезне сагынып торам, 100 яшенә бер елны тутыра алмыйча үлеп китте, мәрхүмкәем» димәс иде.
Теманың дәвамын "Заман сулышы" газетының 50 нче номер саныннан укый аласыз.
Розалия Мостафина,
автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галия Әхмәтова