Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарабикколда яшәүче Мортазиннар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үтте (ФОТОЛАР)

50 еллык юбилей – һәрбер гаилә өчен дә җитди һәм бик матур юбилей дип санала. Әлбәттә, бу көн якын кешеләр белән уздырылырга тиеш. 2019 елның 19 гыйнвар көнендә Мортазин Өлфәт Сәбирҗан улы белән Гөлсинә Әнәс кызын “Алтын юбилейлары” белән ЗАГС бүлеге белгече Трошихина Елена тантаналы рәвештә котлады.

Бу хакта ЗАГС бүлегеннән хәбәр итәләр.

Ярты гасыр юбилярларыбыз уйны-уйга, кулны-кулга тотынышып Сарабикколда гомер итәләр. Яшь буынга алар матур үрнәк булып тора. Юбилярлар исеменә бик күп җылы теләкләр юлланды. Шушы олы көннең истәлеге итеп Мортазиннар гаиләсе Татарстан Республикасы Лениногорск районында гаилә тормышын билгеләп үтүчеләрнең Почет кенәгәсенә имзаларын калдырдылар.

Шулай ук тантанада Лениногорск муниципаль районы башлыгы урынбасары Рафикова Гөлфирә катнашты. Ул юбилярларга исәнлек-саулык, озын һәм тыныч тормыш теләп Лениногорск шәһәре башлыгы Р.Г. Хөсәенов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.

ФОТО: ЗАГС бүлеге

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев