Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сарымсак – иң шәп дару!

Иммунитетны ныгыту өчен сарымсакны дару кебек, көненә өч тырнак кулланалар.

Кабул итү вакыты чикләнмәгән. Иртән, көн­дез, кичен дә ярый. Дару төймәсе кебек үк, бер тырнак сарымсакны су белән йотып җи­бәрәләр. Сарымсакны чәй­нәргә дә була, ул авыз куышлыгы һәм казналар өчен дә файдалы. Организмга кергән инфекция үз юлында шунда ук туктап кала.

* Әгәр моңарчы сарымсак аша­маган булсагыз, аны рацион­га аз-азлап кертәләр. Әйтик, чө­гендер һәм кишер салатын са­рым­сак кушып ясагыз, чөнки әлеге яшелчәләр дә иммунитетны ныгыта.

* Әгәр инде салкын тидергән булсагыз, сарымсак кыйммәт даруларны алыштыра ала. Ул авыруның вакытын кыскарта һәм савыгу процессын тизләтә. Авы­ру кеше янына вакланган сарымсак куегыз. Аның пары авыруга гына түгел, гаиләнең башка әгъза­ларына да файдалы. Авы­ру­ның кискен чорында сарымсаклы чәй ярдәм итә. Аны әзерләү бик җиңел: 1 тырнак сарымсакны төеп, 5 минут “ял иттерергә” дә, 200 грамм кайнаган су коеп, 5-7 минут төнәтергә. Әлеге чәйне берьюлы эчеп бете­рергә кирәк. Исе һәм тәме ягыннан аерылып торса да, файдасы күп.

* Сарымсакны туңмайга кушып (1 чәй калагы туңмайга 3 тырнак вакланган сарымсак), шуның белән аяк табанын ышкырга, полиэтилен капчык белән урап, йон оекбаш киеп куярга кирәк.

* Салкын тиюнең һәр чорында да сарымсак белән дәвала­нуны туктатмагыз. Вакланган са­рымсакны кефир яисә оеган сөт­кә дә кушып эчәргә була. Әле­ге состав, шулай ук, эчәк флорасын чистарта.

* Әгәр тән температурасы 37,3 градустан күтәрелмәсә, сарымсакны бал һәм кагор шәрабы белән дә кулланалар. Югары температура вакытында спиртлы эчемлек рөхсәт ителми, чөнки ул йөрәк көчәнешен арттыра.

* Бер тырнак сарымсакны бераз су белән йотыгыз да артыннан 50 грамм кагорга 1 чәй калагы бал кушып эчегез. Нәти­җәдә, тән җылына, авыру тирли башлый, салкын тию билгеләре чигенә.

Кызыл Таң

 

 

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев