Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сезгә тазару куркынычы янамыймы? (ТЕСТ)

1.Хезмәттәшегез торт белән чәй әчәргә чакыра. Мондый тәкъдимнән баш тарта аласызмы? Юк - 2; Белмим - 0. 2. Тартмалы конфет берничә айлар буе сезнең шкафта торырга мөмкинме? Юк - 2; Әйе - 1; Кайчак - 0. 3.Төрле җыелышлар вакытында яраткан ризыкларыгыз турында уйлап аласызмы? Юк - 1; Әйе - 2;...

1.Хезмәттәшегез торт белән чәй әчәргә чакыра. Мондый тәкъдимнән баш тарта аласызмы?
Юк - 2; Белмим - 0.

2. Тартмалы конфет берничә айлар буе сезнең шкафта торырга мөмкинме?
Юк - 2; Әйе - 1; Кайчак - 0.

3.Төрле җыелышлар вакытында яраткан ризыкларыгыз турында уйлап аласызмы?
Юк - 1; Әйе - 2; Кайчак - 0.

4. Зифа буйлы булу өчен, эшкә барганда, юлның бер өлешен җәяү узарга ризамы?
Юк - 2; Әйе - 1; Белмим - 0.

5. Ризык сатып алганда, этикеткадан аның составы турындагы язуны укый­сыз­мы?
Юк - 1; Әйе - 2; Кайчак - 0.

Балларны кушып, нәтиҗәләрне чыгарабыз:

5 баллдан ким. Сез оялчан һәм үз-үзегезгә бик ышанып бетми торган кеше. Коллектив тәэсирен һәм гаиләдәге туклану кагыйдәләрен кире кагу авыр. Янәшәдәгеләр калорияле ризыкны өстен күрә икән, сезгә тазару куркынычы яный. Уйлагыз: бәлки актив ял һәм бассейнга чакыручы дус кызларыгызга иярергәдер?

5-7 балл. Үзегезне контрольдә тота беләсез. Тик кайчак сезнең дә тезгенне ычкындырып, артык килограммнар өсти торган гадәтегез бар. Сезнең өчен иң «куркыныч» вакыт - яз һәм көз, бу вакытларда туклануыгызга игътибарлы булыгыз.

8-10 балл. Табигатьтән бирелгән искиткеч зифа буй-сын һәм тышкы кыяфәтегез бернинди дә борчу тудырмый. Әмма теләсә нәрсә ашау һәм утырып эшләү буй-сыныгызга гына түгел, сәламәтлегегезгә дә зыян салырга мөмкин. 10-15 елдан ни булачагын күз алдына китереп, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышыгыз!

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев