Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сезнең гаиләдә аңлашу бармы (ТЕСТ)

Әлеге сораулар ярдәмендә балалар белән мөнәсәбәтнең ни дәрәҗәдә икәнен белә аласыз. Тестны гаиләдә, мәктәп җыелышларында да үткәрергә мөмкин.

1.    Сезнең гаиләдә аңлашу бармы?
2.    Балаларыгыз сезнең белән киңәшләшәме?
3.    Алар сезнең эш белән кызыксынамы?
4.    Балаларыгызның дусларын беләсезме?
5.    Алар сезнең өйдә буламы?
6.    Балаларыгыз өй эшләрендә булышамы?
7.    Дәрес әзерләүләре белән кызыксынасызмы?
8.    Балаларыгыз белән уртак шөгыльләрегез бармы?
9.     Сезгә бәйрәмнәргә әзерләнергә булышамы?
10.     Бәйрәмнәрдә сезнең белән булуны телиме, әллә аерым үткәрергәме?
11.     Укыган китабыгыз хакында фикер алышасызмы?
12.    Музей, театрларга, күргәзмәләргә бергәләп барасызмы?
13.    Телевизион тапшырулар, фильмнар турында сөйләшәсезме?
14.    Сәяхәт, походларга йөрисезме?
15.    Ялларны балалрыгыз белән үткәрәсезме?

Җаваплар:

“Әйе” дигән дигән җавапны – ике, “кайвакыт”ны – бер балл, ә “юк” дигән җавапны ноль белән билгеләгез.
20дән артык балл җыелса, сезнең балаларыгыз белән мөнәсәбәтегез әйбәт дигән сүз.
10-20 балл – канәгатьләнерлек. Балаларыгыз белән күбрәк аралашу коммачау итмәс.
10нан ким. Сез аерым яшисез кебек тоела. Ахыры хәерле булмас.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев