Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шашлык кыздырырга ярыймы?

Май бәйрәмнәрендә, табигатькә чыгып, шашлык кыздырырга уйлап торабыз. Былтыр учак якмаска, дигән чикләү керткәннәр иде. Быел ничегрәк икән? Равил Гарипов, Лениногорск

Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида 15 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә. Таләпләрне үтәмәсәң, саллы гына штрафлар көтә. Гражданнарга – 2-4 мең сум, җитәкчеләргә – 15-30 мең сум һәм юридик затларга – 200-400 мең сум.
– Үзгә режим чорында, ягъни 15 майга кадәр шәһәр территориясендә, бистәләрдә һәм бакча ширкәтләрендәге өй участокларында ачык һавада коры үләннәрне, чүп-чарны ягу, учак кабызу, мангал куллану тыела. Урман-паркларда, урманнар янында пиротехника шартлатырга ярамый, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге бүлеге. 
Димәк, табигатькә чыгып шашлык кыздырмый торуыгыз хәерлерәк булыр
 

http://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев