Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер мәктәбе укучылары «АгроНТИ» конкурсы - җиңүчеләре ( +фотолар)

Авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмалары укучыларын илкүләм технологик инициативаның (НТИ) технологик өстенлекләре өстендә эшләүгә җәлеп итү йөзеннән, укучылар өчен «АгроНТИ» Бөтенроссия конкурсы гамәлдә.


Быел әлеге Россиякүләм конкурста Шөгердәге В. Чкалов исемендәге мәктәп укучылары да катнашты. Конкурс биш юнәлеш буенча узды:  агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары); агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары); агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);  агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика); агробио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).

Ике көн дәвамында конкурста катнашучылар укыту-күрсәтү мәйданчыкларында, компьютер классларында һәм лабораторияләрдә эшләгән. Киеренке көрәш нәтиҗәсендә безнең Шөгер мәктәбеннән өч укучы җиңеп чыга. Егетләр өчесе дә агрокоптер юнәлеше буенча үзләрен күрсәткән.  Глеб Бәдретдинов, Вильдан Зәкиев, Данис Вахитов – җиңүчеләр исемлегендә.

-    Агрокоптерлар ярдәмендә авыл хуҗалыгы җирләрен исәпкә алырга мөмкин, кырларны яки зур бакчаларны аэрофотога төшерергә һәм видеомониторинг эшләргә була, - ди егетләр.

Шөгер мәктәбендәге “Үсеш ноктасы” үзәгендә укучылар әлеге юнәлеш буенча эшләр алып баралар. Алар монда яңа төрле технологияләр белән дә танышалар, проектлар ясыйлар, кыскасы үзәктә тормыш кайный.  Җитәкчеләре – Ришат Шәмсетдинов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев