Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шөгер тамашачысы бәйрәм кичендә яңа спектакль карады (ФОТОЛАР)

6 нчы март көнне Шөгер авылы мәдәният йортында 8март бәйрәменә багышлап Шөгер халык театры Фәнис Ярулинның "Бер күрешү үзе бер гомер" дип исемләнгән музыкаль комедиясен тәкъдим итте.


Спектакльне сәхнәгә  режиссер-Зилия Гәрәева куйды. Музыка бизәлешен әзерләде һәм алып барды - Гүзәл Рәхимова.

Рольләрне башкардылар: Алсу Биктагирова, Илнур Давлетшин, Рамил Хаертдинов, Халидә Саттарова. Алар сәхнәдә узләренең чын осталыкларын күрсәттеләр. 

Авылыбыз җирлеге башлыгы Радик Гафиятуллин исеменнән  истәлекле бүләклэр дә тапшырылды.

Театр сөюче дусларыбыз бик  күп җыелган иде. Тамашачылар спектакльне бик яратып карадылар һәм көчле алкышларга күмделәр.

 

Гүзәл Рәхимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев