Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шигъри мизгел. ЭЛЕККЕЧӘ ТҮГЕЛ... 

Укыгыз әле!

Элеккечә кар сулары акмый хәзер, 
Челтер-челтер кар өстеннән йөгермиләр. 
Чыпчыклар да чыркылдашып гөрләвектә 
Канат җилпеп, чырык-чырык сөенмиләр. 

Каргаларның шау-гөр килеп, оя ясап 
Шаулаганын хәзер инде яратмыйбыз. 
Чишмәләргә илтә торган сукмакларга 
Сыдырылган каз канаты таратмыйбыз. 

«Сыерчыклар килгән!»- диеп сөйләшәбез, 
Сайрамыйлар ул кошлар да элеккечә. 
Ни булды соң? Ник үзгәрде барысы да? 
Без бит гади, хисле идек әле кичә. 

Бүген инде без башкалар, эшлеклеләр, 
Вак-төяккә вакыт калсын безнең кая?! 
Каргаларны күзәтергә җүләрме без, 
Бу заманда, менгән чакта кеше айга. 

Ялгышабыз...Гомер бит ул бик тә кыска, 
Һәр мизгелне туктап күзәт, рәхәтлек ал. 
Шул кошлардан, кар суыннан- барысыннан 
Йөрәгенә яшәү дәрте, бер ләззәт ал. 

Артларыңа борылыплар караганда, 
Үкенмәслек итеп җирдә бер яшәп кал...

 

Гөлара Шәрипова

https://vk.com/irekbakcha?z=photo349272858_456241571%2Falbum349272858_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев