Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Шәһәр һәм район мәктәпләре бадминтон уеннары өчен спорт инвентаре алды (ФОТОЛАР)

Бадминтон уенының уңай яклары бик күп, аның белән шөгыльләнүчеләр саны да арта бара. Бүгенге көндә шәһәр һәм районның 20 гомуми белем бирү учреждениесе бадминтон уеннары өчен спорт инвентаре алды. Күптән түгел Иске Писмән, Подлесный, шәһәрнең 13нче мәктәбе дә инвентарьларга баеды.



Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Владимир Друк, “Лениногорск шәһәренең Бадминтон федерациясе” фонды директоры Олег Гәрәев, Мәгариф идарәсе методисты Гүзәл Миргалиева Подлесный, Иске Писмән, шәһәрнең 13 нче мәктәбендә булдылар.


"Бадминтон организмның гомуми тонусын бик яхшы арттыра, әлеге спорт төре киеренкелекне һәм стрессны йомшарта, чыдамлыкны һәм реакцияне арттыра. Моннан тыш, бадминтон уйнаганда үз фикереңне тагын да камилләштерергә мөмкин – чөнки монда секундлар эчендә бердәнбер дөрес карар табарга туры килә», - диде Владимир Друк.


Бадминтон федерациясе фонды директоры Олег Гәрәев мәгариф учреждениеләре вәкилләренә бадминтон белән шөгыльләнү өчен комплектлар тапшырды: һәр мәктәпкә сеткалар, ракеткалар һәм волан төргәкләре тапшырылды.
"Федерация өчен бадминтонның мәктәпләрдә үсүе бик мөһим. Югары казанышлар һәрвакыт һәвәскәрләр дәрәҗәдән башлана», - дип билгеләп үтте Олег Гәрәев бүләкләр тапшыру тантанасында.

Мәктәп директорлары кыйммәтле бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр, чыгышларында якын киләчәктә әлеге спорт төре балалар арасында гына түгел, өлкән яшьтәге халык арасында да популярлашыр дигән ышаныч белдерделәр.


Мәгариф идарәсе
Фотолар: мәгариф идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев