Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар эссе көннәр әйләнеп кайтачак дип фаразлый

Быел Россиядә иң эссе чор июль ахыры – август башына туры киләчәк.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанда эссе һава торышы булу сәбәпле, яшенле яңгырлар көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең һава торышына кыска фаразлар һәм куркыныч күренешләр бүлеге җитәкчесе Александр Голубев “Российская газета”га интервьюда сөйләгән.

Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда да, югары температуралы эссе һава торышы урнашу сәбәпле, яшенле болытлар барлыкка килә. Нәтиҗәдә көчле һәм яшенле яңгырлар көтелә. 

Татарстанда 12 һәм 13 июльдә явым-төшем булуы ихтимал. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, җил секундына 15 – 20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Шулай ук кыска вакытлы яшенле яңгыр яву ихтимал.

Синоптиклар фаразлавынча, аерым районнарда томан төшәчәк. 

Россиядә быел иң эссе чор июль ахыры – август башына туры киләчәк. Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, Татарстанда якшәмбе, 15 июльдән, башлап 28 градуска кадәр җылыта башлаячак.

фото:pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев