Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Синоптиклар Россиянең үзәк өлешендә чын көз килүе турында кисәтте

«Фобос» һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец белдерүенчә, дүшәмбе Үзәк Россиядә быелның соңгы җылы көне булачак, аннары чын көз башлана.

13 сентябрьдә, Үзәк Россиядә быелгы иң соңгы җылы көн булырга мөмкин.

«Дүшәмбе Үзәк Россиядә быелның соңгы җылы көне булачак, аннары чын көз башлана. „Фобос“ һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец бу хакта үзенең Instagram битендә сөйләде», — дип яза РИА Новости.

Синоптик сүзләренчә, яңа атна җәйгечә һава торышы белән башланачак. Көндез термометр баганасы 20-25 градус җылылыкны күрсәтә. Ләкин циклонның җылы секторында урыны белән яңгыр һәм яшен булуы көтелә.

Сишәмбе көнне регионга үтеп кергән салкын атмосфера фронты үзе белән поляр һава массаларын алып киләчәк. Нәтиҗәдә көндезге температура кисәк кенә градуска төшә, ә җилнең тизлеге секундына 12-17 метр булырга мөмкин.

«Иске календарь буенча, 14 сентябрьдә көзнең беренче көне һәм яңа ел башлана. Нәкъ шушы көнне Семен-Летопроводец җәйне озаткан», — дип белдерде эксперт.

Аннан соңгы өч көндә бераз җылыта, ләкин күрсәткечләрнең күпьеллык сентябрь нормасына җитүе икеле. «Төнлә белән минималь температура 2-7 градус җылы, көндез исә җылылык 9-14 градус булачак», — диде Тишковец.

https://tatar-inform.tatar/news/ecology/12-09-2021/sinoptiklar-rossiyane-z-k-leshend-chyn-k-z-kil-e-turynda-kis-tte-5837341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X