Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид белән авыручылар саны кайчанга кимиячәген фаразлады

Россиядә коронавирус белән авыручылар саны җәйгә кимиячәк, әмма көзен һәм кышын кабат артырга мөмкин.

Бу хакта Сеченев исемендәге университетның эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико әйтте, дип яза РИА Новости. 

Галим фикеренчә, авыручылар саны арту мизгелләрен «дулкыннар» дип атарга кирәкми, чөнки билгеле бер вакытларда «эпидемиологик процессның активлашуы» турында сүз бара. 

«Көзге-кышкы сезонда эпидемиологик процесс активлашырга мөмкин, әмма хәзер авыручылар саны җәйгә кимергә тиеш», — диде Фәннәр академиясе академигы «Covid-19 авыруы булганда медицина тернәкләндерүе: тәҗрибә һәм казанышлар» конференциясендә. 

Брико фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны артуны коллектив иммунитеты үсү һәм вакцинация тоткарлап торырга тиеш. Баштарак Россиядә коронавирусның өченче дулкыны булу ихтималын башка белгечләр дә бәяләгән иде.  

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X