Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов вафат
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Советлар Союзы Герое Борис Кузнецовның вафат булуына бәйле рәвештә мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.
Борис Кириллович 1925 елның 26 декабрендә Казанда туган. 1943 елның маенда фронтка киткән, 791нче артиллерия полкының элемтә бүлеге командиры булган.
Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта командирларның йөкләмәләрен намус белән үтәгәне һәм күрсәткән батырлыклары өчен сержант Борис Кузнецов 1944 елның 22 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә, шулай ук Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медаленә лаек була.
Борис Кузнецов гомеренең соңгы көннәренә кадәр җәмгыять тормышында актив катнашты. Әйтик, соңгы ике елда Лаеш районында «Рыбе — быть! Балык — булсын!» экологик акциясе фронтовик катнашында узды. Ул шулай ук коронавирус пандемиясе чорында өйдә калу үтенече белән өлкән яшьтәге татарстанлыларга видеомөрәҗәгать яздырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев