Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Студентлар яңа уку елында югары уку йортларында битлек кияргә тиеш булачак

Яңа уку елында коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә, студентлар дәресләргә битлек киеп йөриячәк, ә укытучылар — перчаткалар да.

Бу хакта «Татар-информ»га Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марина Трофимова җиткерде.

«Студентлар уку вакытында битлекләрдә булырга тиеш. Педагогик состав һәм башка персонал битлек һәм перчаткалар кияргә тиеш. Иҗади дәресләр үткәргән вакытта лектор һәм студентларга битлексез мөмкин», — диде Трофимова.

Моннан тыш, бинага керү юлында бөтен кеше дә температурасын үлчәтәчәк. Моны көнгә ике тапкыр эшләргә кирәк булачак.

Югары уку йортларына керү һәм гомуми файдалану урыннарында санитайзерлар куелырга, дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә барлык аудиторияләр җилләтелергә тиеш.

Ачылыр алдыннан белем йортларында махсус дезинфекция чаралары кулланып генераль җыештыру үткәреләчәк. 

 

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев