Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Су сыйфатын яхшырту «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты аша башкарылачак

Бер ел эчендә Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» проектын тормышка ашыруга 3,5 млрд сум акча юнәлдереләчәк.

Бу акчага гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү, татарстанлыларны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү һәм аның сыйфатын яхшырту, шулай ук уңайлы мохит булдыру да башкарылачак. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Торак» проектын тормышка ашыру өчен Татарстан 956,89 млн сум, «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру»га 1,95 млрд сум, «Яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы киметү»гә 403,33 млн сум, ә «Чиста су» өчен 215,37 млн сум бүлеп бирәчәк.

«„Чиста су» төбәк проекты кысаларында эчә торган су белән тәэмин итү объектларын, Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә су бирү станциясен төзү һәм реконструкцияләү буенча чаралар тормышка ашырылачак «, — дип сөйләделәр министрлыкта.

Төбәктәге икенче — «Торак» проекты буенча татарстанлыларны тузган торактан күчерү өчен 100 фатир сатып алыначак. Моннан тыш, Казанның Совет районындагы «Җәй» торак комплексында су белән тәэмин итүнең тышкы һәм эчке челтәрләре төзеләчәк, 1501 укучыга исәпләнгән бассейнлы мәктәп төзеләчәк.

«Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» программасы буенча бер ел эчендә Чаллыда һәм Татарстанның 39 районында 57 парк һәм сквер төзекләндерү каралган.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев