Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Суд приставларының яңа хезмәтләрен хәзер Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында алырга мөмкин

Суд приставларының яңа хезмәтләре хәзер Татарстан халкына дәүләт хезмәтләре порталында күрсәтелә. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча баш белгеч-эксперты Лилия Хәлимова сөйләде.

 


Татарстанда дәүләт хезмәтләре порталында яңа сервис эшли башлады: хәзер республика халкына федераль приставлар хезмәтенә шәхсән йөрү мәҗбүри түгел, кирәкле хезмәтләрне дистанцион рәвештә алырга мөмкин.

Яңа сервислар гражданнарга да, юридик затларга да Интернет аша башкарма производство барышы яки салынган чикләүләр турында мәгълүмат алырга, шулай ук суд приставларына карап тикшерү өчен төрле гаризалар, шикаятьләр һәм үтенечнамәләр бирергә мөмкинлек бирә.

Кирәкле хезмәт алу өчен дәүләт хезмәтләре сайтына керергә һәм кирәкле "популяр хезмәтләр" исемлегеннән сайларга кирәк. Моннан тыш, хезмәтне эзләү системасы аша табарга була, аның кырында «ФССП»ны кертергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев