Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Табиблар кесарев кисеме ясаганда хатын-кыз эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар

Уфадан бер хатын-кыз шәһәрнең 3нче бала тудыру йортын судка биреп 500 мең сум түләткән. Мәләвез шәһәрендә яшәүче Уфаның бала тудыру йорты табибларын судка биргән һәм откан, дип яза "Башинформ" «Башкортостан» ДТРК га сылтама белән. Зыян күрүче сүзләренчә, Уфа табиблары кесарев кисеме ясаганда аның эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар....

Уфадан бер хатын-кыз шәһәрнең 3нче бала тудыру йортын судка биреп 500 мең сум түләткән.

Мәләвез шәһәрендә яшәүче Уфаның бала тудыру йорты табибларын судка биргән һәм откан, дип яза "Башинформ" «Башкортостан» ДТРК га сылтама белән.

Зыян күрүче сүзләренчә, Уфа табиблары кесарев кисеме ясаганда аның эчендә 20 сантиметрлы Микулич кыстыргычын онытып калдырганнар. Ул организмында корыч инструментны берничә ел йөрткән. Кыстыргычны Мәләвез шәһәре табиблары медицина тикшеренүләре вакытында очраклы рәвештә ачыклаганнар һәм хатын-кыз организмыннан алганнар.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев