Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таиландта үлгән Зәй пенсионерының кызы акча җыю турындагы мәгълүматны кире кага

Таиландта юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Зәй пенсионерының кызы мәетләрне Россиягә алып кайту өчен акча җыю турындагы мәгълүматны кире кага. Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 гыйнварда Таиландта җирле вакыт белән 10.30 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Аэропортка илтә торган юлда Пхукет утравында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешә. «Ниссан Альмера» автомобиле...

Таиландта юл-транспорт һәлакәтендә үлгән Зәй пенсионерының кызы мәетләрне Россиягә алып кайту өчен акча җыю турындагы мәгълүматны кире кага.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 22 гыйнварда Таиландта җирле вакыт белән 10.30 сәгатьтә юл-транспорт һәлакәте килеп чыга. Аэропортка илтә торган юлда Пхукет утравында җиңел машина һәм микроавтобус бәрелешә. «Ниссан Альмера» автомобиле рулендә - Украина гражданины һәм ике пассажир - Зәйдән килгән 67 һәм 68 яшьлек хатын-кызлар утырган була.

Аларның өчесен дә хастаханәгә озаталар. Шофер исән кала, ә хатын-кызларның гомере өзелә. Бүген Таиландның рус телендәге бер ресурсында һәлак булучыларның исемнәре дөнья күрде. Аларның икесе дә - Зәй кешеләре.

Алга таба гаммәви мәгълүмат чаралары һәлак булучыларның туганнары мәетләрне өйләренә алып кайту өчен каян 500 мең сум акча табарга икәнлеген белми дигән хәбәр тарата. Әмма бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Һәлак булган бер пенсионерның кызы «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, туганнарның берсе дә акча җыю турында игълан бирмәгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев