Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровның Тукайга багышланган шигыре

Тукайга

Елына бер язгы гүзәл көндә
Күңелләргә өмет эләсең.
Шагыйрьләр күп, моңнан яралганнар
Тарсынмыйча шигырь сөйләсен!
Татар белән шигырь игезәкләр
Син барын да әйбәт беләсең.
Тукай җанлы каләм иясенә
Кулын кысып бүләк бирәсең!
Иртәгәсен кыен менә бераз,
Ялгыз уйчан басып торасың.
Күпме кеше үтеп-сүтеп йөри,
Ник берәрсе хәлең сорасын?!
Ялгышалар бары һәйкәл диеп,
Хәтеребез саега бугай бит.
Таш сын димә, күзләренә кара,
Сызланулы караш... Тукай бит!
Синең барлык саклап килә безне,
Ә башкача менә ни дисең?
Меңәрләгән кеше арасыннан
Чын шагыйрьне бүген эзлисең.
Без бүген дә сиңа табынабыз,
Күңелләргә өмет эләсең.
Шагыйрьләр күп, моңнан яралганнар
Тарсынмыйча шигырь сөйләсен!
13.04.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев