Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь: КӨЗГЕ МАНЗАРА

Таһир абый тагын бик матур шигырь язган, укып карагыз әле.

Сагыш сарган каеннарны
Нарат-чыршы юатыр.
Көзнең  яңгыры да якын,
Ул үзебезнең  яңгыр!

Чаганнарга сөю капкан-
Яфраклар уттай яна.
Томанның күңеле тулган
Кагылсаң тамчы тама.

Елга-күлләр уйга  чумган,
Сентябрь  үтеп бара.
Өлгергән миләш-баланнар
Сылу кыздай кызара...

Көз- ул төсләр патшалыгы,
Кабатланмас мизгел бер.
Җан өшесә җылынырга
Көзге урманнарга кер!

Һәр кошның да басып сайрар
Яраткан куагы бар.
Җәйге киемнәрне  салмыйк
Әбиләр  чуагы  бар.

Алда кәгазь, кулда  каләм
Шагыйрьләр инде белә.
Киләчәккә юл алачак
Ул көткән  илһам  килә!

Таһир Шәмсуаров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X