Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Таһир Шәмсуаровтан өр-яңа шигырь:"Китапханәче"

24.05.2018

Көнаралаш китап ала торгач
Эчтәлеген миннән сөйләттең.
Матди байлык көнлек икәнлекне
Шул китаплар аша өйрәттең.


Китап кайта кеше күңеленә,
“Алмачуар” кайта, “Таңбатыр”.
Әйбәт әсәр сине җибәрми ул,
Аны укый-укый таң атыр.


Китап кайта, кайта китмәскә дип,
Гафу ит син мине, интернет.
Ипләп битен ачып, рәхәтләнеп
Укуларга берни җитми бит!


Әкияте, шигырьләре белән
Онытылмый алтын балачак.
Китап биргән тиңсез рухи мирас
Мәңгелеккә синдә калачак!


Сиңа нинди китап кирәклеген
Күзләреңнән синең укучы.
Тукай телен биргән остазыбыз
Һәр кеше дә синең укучы!


Кичәгедәй кулга китап тотып
Янәшәдән безнең ул барыр.
Син матурлык бирдең, ә дөньяны
Тик матурлык беләм, коткарыр!..
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев