Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар теле укытучыларын сынау көтә?

Сентябрь аенда, Татарстан мәгариф министрлыгы Казандагы татар теле укытучылары белән очрашу оештырды. Очрашуда татар теле һәм әдәбияты (хәзер инде туган тел дәресләре) укытучылары үтәчәк имтихан турында һәм татар теле программасының рус теленә тәреҗемә ителергә тиешлеге турында әйтелде.


Имтиханны октябрь аенда  барлыгы 2 мең укытучы тапшырырга тиеш булачак. Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Хадиуллин әйтүенә караганда, сынау аттестациянең яңа төре булачак: без  ана теле һәм әдәбиятын инвариант ысулда укытырга әзер дигәнне Русия мәгариф министрлыгына расларга һәм аңлатырга тиешбез. Моның бернинди куркынычы юк», -дип сөйләде ул.

Министр урынбасары әйтүенә караганда, әлеге процедураны җәй көне башка фәннәр укытучылары да узган.


Әлеге сынауны Рособрнадзор укытучылар үсеше системасын формалаштыру һәм укытучыларның компетенцияләрен бәяләү максатыннан уздыра. Шулай ук Мәскәүдән килгән тикшерүчеләр өчен татар теле һәм әдәбияты програмнары рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк. Моңа кадәр татар теле укытучыларының аны татар телендә генә язырга хакы бар иде.

Фото:pixabay.com


http://idel-tat.ru

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X