Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татар телендә мәзәк анигдотлар

Бик мәзәкләр

 

  • Кадерлем, бу ботка искергән бугай, ниндидер ис чыкты.
  • Аша, борчылма, иртәгә барыбер ял көне.

 

 

  • Гаиләгездә иң еш кабатлана торган хәл нинди?
  • Эштән кайтып чишенүгә, хатынның, бар, ипи алып кер әле, диюе.

 

 

Егете йөргән кызына шалтырата:

  • Сания, син бизәнгәнме?
  • Юк.
  • Алайса ишегалдына чык әле, миңа монда хулиганнар бәйләнә.

 

 

 

Консультант, аналитик һәм эксперт кеше аяк басмаган утрауга эләккәннәр. Әй, эләкмәгәйләре тагын, зур югалту түгел лә.

 

 

  • Күрше, сиңа әйтәм әле. Стоматологиядә протез куйдыру бәясен белешкәч, блендер арзангарак төшә дигән нәтиҗәгә килдем.

 

 

Радио яңалыклар сөйли:

  • Мәскәүдә бер түрәнең фатирын талаганнар. Үзенең бернәрсәсе  югалмаган, ә менә беркайда эшләмәүче хатынының 2 миллион долларын урлап чыгып киткәннәр.

 

 

 

Бер ир-ат базарга зур гына гәүдәле аюны җитәкләп килә. Халык шомланып, тынып кала.

– Ычкындыңмы әллә? Син нигә монда аю алып килдең? – диләр аңа.

– Ике ел элек миңа шушы хомякны саткан кабәхәтне эзлим менә.

 

 

Бер ир кеше урам буйлап чокырлар казып бара, ә икенчесе аның артыннан шул чокырларны күмә. Үтеп баручы берәү гаҗәпләнеп сорый:

 

– Нишлисез сез, җүләрләр?! Берегез казый, икенчегез күмә – нәрсә инде бу?

– Мин икенче түгел, ә өченче. Икенче эшкә чыкмады. Ул бу чокырларга агач утыртырга тиеш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев