Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарча яңа радио эшли башлады

ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты. Башка радиолардан аермалы буларак, радиода алып баручы да, тапшырулар да, реклама чыгарылышлары да булмый. Анда бертуктаусыз тәүлек буе татар җырлары яңгыраячак. - Әлеге радио,махсус проектыбыз, без аны мобиль телефоннар, андроидлар, айфоннар өчен кушымта итеп ясадык. Шулай ук аны безнең сайт...

ТМТВ татар музыкаль телеканалы интернет челтәрендә эшли торган веб-радио ачты.
Башка радиолардан аермалы буларак, радиода алып баручы да, тапшырулар да, реклама чыгарылышлары да булмый. Анда бертуктаусыз тәүлек буе татар җырлары яңгыраячак.
- Әлеге радио,махсус проектыбыз, без аны мобиль телефоннар, андроидлар, айфоннар өчен кушымта итеп ясадык. Шулай ук аны безнең сайт http://tmtv-online.ru аша да тыңлап булачак. Максатыбыз - телевизор экраннары янында булмаганда да тамашачы белән бергә калу һәм татар эстрадасы музыкасын популярлаштыру, - дип сөйләде TMTV теканалының баш режиссеры Лилия Кадырова.
ТМТВ радиосын Play market аша TMTV RADIO дип эзләп, телефонга күчерергә мөмкин.
http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: радио тмтв