Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан Президенты республика районнары һәм башкарма комитетлары башлыкларына соңгы кисәтү ясады

Татарстанның барлык социаль төзелеш программалары формалашкан. Хәзерге вакытта проект документлары, җитешсезлек ведомостьлары һәм сметаларны әзерләү эшләре алып барыла. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Республиканың барлык районнары белән видеоконференция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек...

Татарстанның барлык социаль төзелеш программалары формалашкан. Хәзерге вакытта проект документлары, җитешсезлек ведомостьлары һәм сметаларны әзерләү эшләре алып барыла.
Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте йортында уздырылган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Республиканың барлык районнары белән видеоконференция рәвешендә үткәрелгән киңәшмәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте. Аның эшендә Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, министрлыклар, ведомстволар һәм эре предприятиеләр, муниципаль берәмлекләр җитәкчеләре катнашты.
Республиканың төзелеш программаларын тормышка ашыра башлау эшендә барысы да теләгәнчә шома бармый, диде Ирек Фәйзуллин. "Рөхсәт документлары тапшыруда мәсьәләләр бар. Җир участокларын сайлап алу актларын, кадастр планнарын, җир участокларын бүлеп бирү турындагы карарларны һәм аларда шәһәр төзү планнарын тапшыруны сорыйм. Эш барышы әлегә канәгатьләнерлек түгел, Баш инвестицион төзелеш идарәсе белән шартлар һәм җир участоклары буенча мәсьәләләрне каравыгызны үтенәм", - диде ул.
Җир юк икән - төзелеш тә юк. Бу аксиома расламага мохтаҗ түгел. "Проблема нәрсәдә?" - дип сорады Татарстан Президенты. Моңа төзелеш министры кыска һәм төгәл җавап бирде: "Башкарма комитетлар эшләп җиткерми. Проблемалар юк. Башкалар эшли".
Мисал итеп ул Баулы районын китерде: "Фельдшерлык-акушерлык пунктлары буенча җир участоклары каралмаган, спорт мәйданчыклары һәм чаңгы базаларына җир бирелмәгән".
Хәер, җир участокларын һәм шулар буенча документлар әзерләү эшләрен вакытында башкармаганнар исемлеге зуррак, дип ачыклык кертте министр. "Югары Ослан, Әлмәт, Лениногорск, Мамадыш, Питрәч, Минзәлә, Бөгелмә, Биектау, Менделеевск, Нурлат, Тәтеш, Лаеш, Яшел Үзән, Казан, Әтнә, Алабуга... Без бит сездә булмаса, ул акчаларны кире алабыз дип килешкән идек", - дип басым ясап әйтте Ирек Фәйзуллин.
"Һәм программаны кыскартырга. Мин сезгә икенче тапкыр кабатлап әйтәм: бу - сезнең эш. Финанс яктан тәэмин ителеш бар. Сез шулкадәр ялкаулангансыз, хәтта кәгазь дә әзерли алмыйсыз", - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Эшләргә теләмәгәннәр белән саубуллашырга туры килер, дип кисәтеп куйды Татарстан Президенты. "Мин, чынлыкта, хезмәттәшләр, кисәтеп әйтәм: территорияләрегездә социаль программаларны тормышка ашыруга аяк чаласыз икән, катгый җәзасын күрәчәксез! Бу программаларны, акча мәсьәләсендә чикләү булуга карамастан, һәр район алырга тиеш. Ул объектны, билгеле, башка районга да күчереп булыр иде. Ләкин сездә кешеләр яши бит! Районнарыгызда, башлык белән башкарма комитет җитәкчесеннән кала, кешеләр яши ләбаса. Һәм алар бездән яхшы якка үзгәреш көтә. Популяр булмаган гамәлләр кулланырга теләмәс идем. Бу - сезнең эшегез. Нәрсәдер килеп чыксын өчен, нәрсәдер эшләргә кирәк!" - дип ризасызылык белдерде Татарстан Президенты.
Районнарның шактые бу бурычны нәтиҗәле һәм үз вакытында үтәгән. "Соңгы кисәтү! Әгәр киләсе атнага тиешле кәгазьләр булмаса, мәсьәләне аерым җитәкчегә карата куячакбыз", - дип басым ясап әйтте республика лидеры.
http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X