Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстан студентларының стипендияләрен арттырырга җыеналар

Татарстан вузлары студентларына яңа уку елында республика бюджетыннан бүленеп бирелә торган стипендия күләмен арттырачаклар. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошинга сылтама белән «РБК-Татарстан» яза.

2019 елның 1 сентябреннән стипендияләр уртача 43 процентка артачак. Аспирантлар, ординатор һәм ассистент-стажерларга — 99  сумга, ә академик һәм социаль стипендияләр 72 сумга күбрәк түләнәчәк. Техникум студентлары стипендиясенә 26 сум, махсус урта белем бирү йорты укучыларына 19 сум өстәләчәк. Ә иң бәхетлеләре — фәнни тикшеренүләр өлкәсендәге дәүләт учреждениеләре аспирантлары: аларның стипендиясе 268 сумга арта.

Шул ук вакытта 2019 елның 1 гыйнварыннан югары һәм махсус урта белем бирү йортлары ашханәләрендә төшке аш бәясе артачак — көндезге туклану көненә 55,96 тиенне тәшкил итәчәк.

 

Фото:https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев