Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 200 умарта күченең үлүе теркәлгән

Татарстанның Тукай районында бал кортларының күпләп үлүен теркәделәр. Беренчел исәпләүләр буенча, 200 умарта күче һәлак булган.

Бу хакта «Чаллы хәбәрләре» басмасына Тукай районының умартачылык һәм аквакультура буенча белгече Светлана Латыйпова сөйләде.

«Калмия, Калмаш, Күзкәй, Кече Шилнә авыл җирлекләре зыян күрде», — дип хәбәр итте Латыйпова.

Аның сүзләренә караганда, умарталарның һәлак булуына басуларны корткычларга каршы эшкәртү сәбәп булган. Шул ук вакытта белгеч «анализ нәтиҗәләре әле әзер түгел, нечкәлекләре соңрак билгеле булачак», - диде.

Тулаем алганда, Латыйпова быел бал уңышы яхшы булыр дип ышандыра. «Умартачылар инде бал ала башлады», - дип искәртте ул.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/society/05-08-2020/tatarstanda-200-umarta-k-chene-l-e-terk-lg-n-5761319

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев