Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда 2017 ел - Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы

2017 ел Президент Владимир Путин Карары нигезендә, Россиядә Экология елы дип игълан ителде, ул бу хактагы Указга кул куйды. Шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән...

2017 ел Президент Владимир Путин Карары нигезендә, Россиядә Экология елы дип игълан ителде, ул бу хактагы Указга кул куйды.

Шулай ук Татарстанда да Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам иттерәбез, - диде Президент. - Аерым игътибарны йорт яны биләмәләренә юнәлтергә кирәк".

Сәламәтлек саклау өлкәсендә исә, республикада Терәк-хәрәкәт аппараты авыруларына каршы көрәш елыбулачак. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин игълан итте. Ул өлкәннәрдә сөяк сыну очракларын кисәтү белән шөгыльләнү зарурлыгын ассызыклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X